Логотип «Мәйдан» журналы

Татарстанда халык саны арткан һәм кимегән районнар билгеле (исемлек)

Татарстанда халык саны арткан һәм кимегән районнар билгеле. Бу хакта социаль яклау министры Эльмира Зарипова Министрлар Кабинетында узган брифингта белдерде.“1995 елдан башлап, авыл җирлекләрендә халы...

Татарстанда халык саны арткан һәм кимегән районнар билгеле. Бу хакта социаль яклау министры Эльмира Зарипова Министрлар Кабинетында узган брифингта белдерде.
clipboard78
“1995 елдан башлап, авыл җирлекләрендә халык шактый сизелерлек кими. Авылда яшьләрне калдыру максатыннан кертелгән бер ярдәм - “Ана капиталы” авылда халык санын тотрыклы итә алды”,– диде министр.
Халык саны кимүче районнар исемлеген Тәтеш башлый. Аннан соң исемлектә Кайбыч, Балык Бистәсе, Кама Тамагы, Чүпрәле, Апас, Чирмешән, Әлки районнары урнаша.
Эльмира Зарипова сүзләренчә, Казан, Чаллы, Әлмәт, Түбән Кама, Алабуга, Питрәч, Саба, Балтач районнарында халык саны артуга таба бара.
Министр фикеренчә, халык саны кимү демографиягә генә бәйле түгел. Моңа яшьләрнең авылдан күпләп китүе дә сәбәпче. Беренче чиратта, яшьләрнең гаилә корганчы ук, укырга китүе һәм авылга кире әйләнеп кайтмавы “гаепле”.
 
http://tatar-inform.tatar

Комментарийлар