Логотип «Мәйдан» журналы

Татарстан районнары буенча булган ВИЧ-инфекция күрсәткечләре аталды

Татарстанда ВИЧ-инфекция очраклары, башка муниципаль берәмлекләр белән чагыштырганда, Казан шәһәрендә, Бөгелмә, Әлмәт, Лениногорск районнарында аеруча күп. Аларда халыкның ВИЧ-инфекция белән йогышлану...

Татарстанда ВИЧ-инфекция очраклары, башка муниципаль берәмлекләр белән чагыштырганда, Казан шәһәрендә, Бөгелмә, Әлмәт, Лениногорск районнарында аеруча күп.
clipboard107-1
Аларда халыкның ВИЧ-инфекция белән йогышлану дәрәҗәсе 0,5 проценттан артык. Республика буенча ул уртача 0,3 процент тәшкил итә. Бу хакта Россия Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәтнең Татарстан буенча идарәсенең (Роспотребнадзор) территорияне санитар саклау бүлеге башлыгы Луиза Борисова хәбәр итә.
Ул Татарстанда 45 районның 17 сендә ВИЧ белән йогышлану дәрәҗәсе 0,1 проценттан ким булуын билгеләп узды. Ә инде инфекция күрсәткече югары булган районнарга килгәндә, Луиза Борисова моны аларның күрше төбәкләр белән чиктәш булуы белән аңлатты. “Төрле төбәкләрдән ул районнарга наркотик препаратлар җиңелрәк үтеп керә. Ә наркотиклар куллану аңны чуалта, кешеләр үз-үзләрен контрольдә тотмый, шунлыктан ВИЧ та киң тарала”, - ди Луиза Борисова.
Роспотребнадзорның 2016 елның 23 ноябренә булган мәгълүматларына караганда, ВИЧ-инфекция белән йогышлануның 100 мең кешегә нисбәттә иң зур күрсәткечләре түбәндәге муниципаль берәмлекләрдә:
Бөгелмәдә 874 кеше исәптә тора (100 мең кешегә 792,2):
Әлмәттә 1165 кеше исәптә тора (100 мең кешегә – 572,5);
Лениногорскида 422 кеше исәптә тора (100 мең кешегә – 494,7);
Казанда 4873 кеше исәптә тора (100 мең кешегә 404,6);
Чаллыда 1856 кеше исәптә тора (100 мең кешегә – 351,7).
100 мең кешегә иң түбән күрсәткечләр түбәндәге районнарда:
Актанышта 7 кеше исәптә (100 мең кешегә – 22,5);
Мамадышта 14 кеше исәптә (100 мең кешегә – 32,1);
Балтачта 11 кеше исәптә тора (100 мең кешегә – 32,6);
Арчада учетта 18 кеше исәпләнә (100 мең кешегә – 34,4);
Әтнәдә учетка 5 кеше исәпкә куелган (100 мең кешегә – 38,4).
Татарстанда бүгенге көндә ВИЧ-инфекция диагнозы куелган 21 меңгә якын кеше яши. 12745 кеше диспансерлык исәбендә тора, шуларның 101е бала. ВИЧ теркәлә башлаган 1987 елдан бирле республикада 4 мең 875 кеше вафат булган, шул исәптән 1015 кеше СПИДтан үлгән.
Луиза Борисова Россия буенча күрсәткечләргә тукталып, ВИЧ белән йогышлану дәрәҗәсе 0,5 проценттан югары булган 28 төбәк булуын әйтте. Татарстан алар исәбенә керми. “Кара исемлек”тә Кемерово, Свердловск, Оренбург, Омск, Новосибирск өлкәләре бар.
Россиядә ВИЧ-инфекциянең беренче очрагы 1987 елда теркәлгән. Хәзер илдә 1,1 млн ВИЧ-инфекцияле кеше яши. “Россиядә һәр 5 минут саен бер кеше ВИЧ белән йогышлана”, - ди Луиза Борисова.
 
http://tatar-inform.tatar

Комментарийлар