Логотип «Мәйдан» журналы

Татарстанда узган тәүлектә коронавирус инфекциясе йоктыруның 84 яңа очрагы ачыкланган

Татарстан табиблары узган тәүлектә Covid-19 коронавирус инфекциясе йоктыруның 84 яңа очрагын ачыклаган. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына ТР Президентының матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова х...



Татарстан табиблары узган тәүлектә Covid-19 коронавирус инфекциясе йоктыруның 84 яңа очрагын ачыклаган. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына ТР Президентының матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова хәбәр итте.



6348


«28 кеше хастаханәгә озатылган, 56сы өендә дәвалана», - диде Галимова.




Коронавирус инфекциясе йоктыручыларның күбесе Казанда (51 очрак), Апас районында (10) һәм Чаллыда (8) ачыкланган.




Эпидемия башланганнан алып Татарстанда әлеге куркыныч авыру барлыгы 2064 кешедә теркәлгән. Шуларның 1006сы (шул исәптән 163 пациент — узган тәүлектә) терелгән.


Комментарийлар