Логотип «Мәйдан» журналы

Татарстанда уздырылачак милли бәйрәмнәрнең графигы билгеле булды

2016 елда Татарстанда милли бәйрәмнәр кайда һәм кайчан уздырылачак соң?29 май көнне Лаеш районының Никольское авылында “Каравон” XXIV халыкара рус фольклор бәйрәме була.11 июньдә Кукмараның Лельвиж ав...

2016 елда Татарстанда милли бәйрәмнәр кайда һәм кайчан уздырылачак соң?
843413_html_3ee20c73
29 май көнне Лаеш районының Никольское авылында “Каравон” XXIV халыкара рус фольклор бәйрәме була.
11 июньдә Кукмараның Лельвиж авылында удмурт халкының республикакүләм “Гырон быдтон” бәйрәмен уздыру ниятләнә.
Мариларның Бөтенреспублика “Семык” милли бәйрәме быел Әгерҗенең Күлегәш авылында 18 июньдә билгеләп үтеләчәк.
Чувашларның “Уяв”ын 25 июньдә Нурлат шәһәрендә уздыру планлаштырыла.
Икенче көнне, ягъни 26 июньдә, Лениногорск районының Мордва Кармалкасы авылында мордва (эрзя) милләтеннән булганнар һәм бөтен республика халкы “Балтай”ны бәйрәм итәр дип көтелә.
2 июльдә Яр Чаллы каласында Славян халкының милли бәйрәме “Иван Купала”ны шулай ук республика күләмендә билгеләп үтәргә җыеналар.
“Питрау”ны быел Мамадышның Җөри авылында 16 июльдә уздыру планлаштырыла.
Бу хакта ТР Халыклар дуслыгы йорты матбугат хезмәте хәбәр итә.
Искәртеп үтик: ТР Президентының 2015 елның 4 декабрендәге 1160 нчы Указы белән, Сабан туе татар милли бәйрәме быел Татарстан авыл җирлекләрендә һәм район үзәкләрендә 4-5 июньдә үткәреләчәк, республика башкаласы Казанда — 9 июльдә.

Комментарийлар