Логотип «Мәйдан» журналы

Татарстанда үзара салым мәсьәләсе буенча референдумнарда 43,8 мең кеше катнашкан

Кичә Татарстанда узган үзара салым мәсьәләсе буенча референдумнарда 43,8 мең кеше катнашкан, бу исемлеккә кертелгән барлык сайлаучыларның 53,2 проценты дигән сүз. Бу хакта ТР Үзәк сайлау комиссиясенең...


Кичә Татарстанда узган үзара салым мәсьәләсе буенча референдумнарда 43,8 мең кеше катнашкан, бу исемлеккә кертелгән барлык сайлаучыларның 53,2 проценты дигән сүз. Бу хакта ТР Үзәк сайлау комиссиясенең матбугат хезмәте хәбәр итә.


0141-2

«Референдумнар 12 җирлектә, шул исәптән Арча, Балтач, Бөгелмә, Алабуга, Минзәлә, Питрәч, Тукай районнарында узган дип табылды», - дип искәрттеләр ТР Үзәк сайлау комиссиясендә.


Шул ук вакытта, Биектау, Лаеш һәм Питрәч районнарындагы өч авыл җирлегендә референдумнар үтмәгән дип табылды, дип билгеләп үттеләр Үзәк сайлау комиссиясендә.


Үзара салым мәсьәләсе буенча референдумнарда тавыш бирүне 223 күзәтүче контрольдә тоткан. Сайлау участокларында участок сайлау комиссияләре беркетмәләре мәгълүматларын «Сайлаулар» дәүләт автоматлаштырылган системасына машина укый торган QR-кодны файдаланып тизләтелгән тәртиптә кертү технологиясе кулланылган.

 
Фото: Владимир Васильев

Татар-информ мәгълүмат агентлыгы

Комментарийлар