Логотип «Мәйдан» журналы

Татарстанда «Студентлар язы» башлана

15-20 май көннәрендә Казанда «Россия студентлар язы» узачак. Ә Татарстан мондый хокукны узган ел Владивостокта абсолют җиңү яулап алды. «Россия студентлар язы» уңаеннан республикада «Татарстан студент...


15-20 май көннәрендә Казанда «Россия студентлар язы» узачак. Ә Татарстан мондый хокукны узган ел Владивостокта абсолют җиңү яулап алды. «Россия студентлар язы» уңаеннан республикада «Татарстан студентлар язы-2016» фестивале башлана.



v_omske_proydyot_festival_studenchestva
«Татарстан студентлар язы» кысаларында вузларның иҗади программаларын тәкъдим итү башланды. Беренчеләрдән булып,  фестивальне Казан дәүләт архитектура-төзелеш университеты ачып җибәрә. Әйтергә кирәк, Татарстанның югары уку йортлары бер ай дәвамында 15 иҗади программа тәкъдим итәчәк.
Ә архитектура-төзелеш университетына исә, конкурсны беренчеләрдән булып башлаган өчен, Ачылу тантанасы кубогы – мәче формасындагы кубок тапшырыла. Исегезгә төшерәбез: бу җәнлек сыны Казандагы «Студентлар язы»ның алыштыргысыз символы. Җырларда һәм сынамышларда мәчеләргә карата тискәре мөнәсбәт сизелсә дә, конкурс тарихында мәчеләр бары тик уңыш кына алып килә.
Республика «Студентлар язы»ның программасы:
4-22 апрель көннәрендә – Татарстан вузларының иҗади программаларын тәкъдим итү;
21-23 апрельдә – «вокал», «журналистика», «хореография», «театр» и «оригиналь жанр» юнәлешләре буенча сайлап алу турлары;
26 апрель – гала-концерт.

Конкурсның жюри составына Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, режиссер, шәһәр һәм республика чараларын оештыручы Михаил Волконадский, джаз башкаручы, «Jazz в Усадьбе Сандецкого» фестивале директоры  Ольга Скепнер, «Волга-Волга» төркеме лидеры Антон Салакаев, «Сдвиг» театры сәнгать җитәкчесе  Александр Фельдман, «4 татар» КВН командасы актеры Дмитрий Черных та бар.
«Татарстан студентлар язы» нәтиҗәсендә иң яхшы номерлар һәм иҗади коллективлар сайлап алыначак. Нәкъ менә алар «Россия студентлар язы»ндагы Татарстан делегациясе составына керәчәк.
P.S. 2013 елда Ульяновск шәһәрендә Татарстан командасы «Россия студентлар язы»нда 1нче урынны яулый. Шушы ук уңышны 2014 елда Тольятти каласында кабатлый. Ә 2015 елда Владивостокта фестивальнең Гран-Присына ия була.

 
http://intertat.ru/tt

Комментарийлар