Логотип «Мәйдан» журналы

Татарстанда соңгы тәүлектә коронавирус инфекциясе йоктыруның 55 яңа очрагы ачыкланган

Татарстанда соңгы тәүлектә яңа төрдәге Covid-19 коронавирус инфекциясе йоктыруның 55 яңа очрагы ачыкланган. Аларның барысы да диярлек моңа кадәр коронавирус эләктергән кешеләр белән аралашкан, бер кеш...



Татарстанда соңгы тәүлектә яңа төрдәге Covid-19 коронавирус инфекциясе йоктыруның 55 яңа очрагы ачыкланган. Аларның барысы да диярлек моңа кадәр коронавирус эләктергән кешеләр белән аралашкан, бер кеше генә чирне чит илдә йоктырып кайткан. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына ТР Президентының матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова хәбәр итте.



probirki


«17 кеше хастаханәгә озатылган, калган 38 кеше өендә дәвалана», - диде Галимова.




Инфекция йоктырган 19 кеше — 30-50, 12 кеше — 60-70 яшьтә.




Коронавирус йоктыручыларның күбесе Казанда - 35 кеше. Чаллы шәһәре һәм Биектау районында өчәр очрак ачыкланган.




Эпидемия башланганнан алып республикада яңа төрдәге Covid-19 коронавирус инфекциясенең барлыгы 3720 очрагы теркәлгән, шуларның 2767се (шул исәптән 19 кеше – узган тәүлектә) терелгән.


Комментарийлар