Логотип «Мәйдан» журналы

Татарстанда намаз вакытлары үзгәрә

Татарстанда 7 августтан намаз вакытлары үзгәрә. Бу хакта ТР Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итә.7 августта ястү һәм аннан иртәнге намазлар Татарстан Республикасында агымдагы елның 5 маена кадәр...

Татарстанда 7 августтан намаз вакытлары үзгәрә. Бу хакта ТР Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итә.1212
7 августта ястү һәм аннан иртәнге намазлар Татарстан Республикасында агымдагы елның 5 маена кадәр гамәлдә булган вакытларда укыла башлый.
Искәртеп узыйк: май ае башыннан алып (Казан өчен 5 майдан башлап) 7 августка кадәр, безнең төбәкнең географик үзенчәлекләрен истә тотып, шәфәкъ аклыгы иртәнге таң аклыгы белән кушыла. Төн дәвамында офыкта аклык югалмый һәм шул сәбәпле ястү намазының вакыты керми, ә иртәнге намазның вакытын күз белән күреп (визуаль рәвештә) билгеләп булмый.
Моны истә тотып һәм ислам галимнәре фикерләренә таянып, намаз вакытларын сәгать ярдәмендә билгеләү турында карар кабул ителгән иде. Ястү намазы – кояш баеп сәгать ярым узганнан соң, ә “Сәхәр” вакыты һәм иртәнге намазның башы кояш чыгарга ике сәгать кала куелган иде.
Шул рәвешле, 7 августта ястү намазы вакыты соңрак (календарьдә Казан өчен бу вакыт 22:07 дип билгеләнгән), ә 8 августта иртәнге намаз вакыты иртәрәк керә (календарьдә Казан өчен бу вакыт 00:08 дип билгеләнгән).
"Югарыда язылганнарны истә тотып, ястү һәм иртәнге намаз вакытларындагы үзгәрешкә игътибар юнәлтүегезне сорыйбыз", диелгән Диния нәзарәте хәбәрендә.
 
Фото: «Татар-информ»

https://tatar-inform.tatar/news/religion/05-08-2020/tatarstanda-namaz-vakytlary-zg-r

Комментарийлар