Логотип «Мәйдан» журналы

Татарстанда лицензия алган автобус хуҗалары саны биш тапкырга артты

Татарстанда лицензияле пассажирлар ташучылар саны биш тапкырга арткан. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгына интервьюда Ространснадзор дәүләт автоюл күзәтчелеге хезмәтенең Урта Идел төбәкара и...



Татарстанда лицензияле пассажирлар ташучылар саны биш тапкырга арткан. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгына интервьюда Ространснадзор дәүләт автоюл күзәтчелеге хезмәтенең Урта Идел төбәкара идарәсе башлыгы урынбасары Радик Рамазанов хәбәр итте.



9179


Мәгълүмат агентлыгы әңгәмәдәше узган елның 1 мартыннан пассажирлар ташучы автобуслар хуҗаларын лицензия алырга мәҗбүр иткән федераль закон үз көченә керде, дип искәртте.

 «Пассажирларны утыртып йөрүчеләрнең күпчелеге лицензия алды. Бу таләпне үтәмәүчеләр аз калды. Бүгенгә пассажир ташучылар 1124 лицензия алан. Бу законны кабул итүгә кадәр бездә 240 лицензиат кына бар иде. Хәзер лицензиатлар саны биш тапкырга диярлек артты», — диде ул.




Радик Рамазанов ЮХИДИ мәгълүматларын китерде, алар нигезендә республикада якынча 17 мең автобус теркәлгән. Транспорт чараларының гомумроссия реестрына Татарстаннан 8,5 меңнән артык автобус кертелгән.




Аның сүзләренчә, бу реестр пассажирлар йөртүне оештыруны тәртипкә салу өчен төзелгән. Идарә башлыгы урынбасары ачыклаганча, бер лицензиатның берничә автобусы булырга мөмкин.




«Ни өчен 17 меңнән реестрга 8,5 мең автобус гына кергән? Калган транспорт чаралары я файдаланылмый, я автобуслар лицензияләү кирәк булмаган җиңел машиналар категориясенә керә торган итеп яңадан җиһазландырылган. Мөгаен, легаль булмаган рәвештә эшли торган хокук бозучылар да бардыр», — дип йомгаклады ул.




Россиядә федераль закон эшли, аның нигезендә 2019 елның 29 июненнән пассажирларны лицензияләр реестрына кертелмәгән автобусларда йөртү тыелган.


 
Фото: Александр Эшкинин

Татар-информ мәгълүмат агентлыгы

Комментарийлар