Логотип «Мәйдан» журналы

Татарстанда күпер җимерелә башлаган: трассаны яптылар

Кичә 25 февральдә, Казан-Оренбург юлының 173 нче чакрымында – Ленино авылындагы Шушма елгасы аша салынган күперне яптылар. Биредә күпернең яр буе нигез ныгытмасы җимерелә башлаган. Шуның аркасынд...


Кичә 25 февральдә, Казан-Оренбург юлының 173 нче чакрымында – Ленино авылындагы Шушма елгасы аша салынган күперне яптылар.



ac2bc1fdbeab4453114b7413a7793ae5
 
Биредә күпернең яр буе нигез ныгытмасы җимерелә башлаган. Шуның аркасында күпердә ярыклар барлыкка килгән, транспорт белән йөрү куркынычка әйләнгән.
ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы рәсми сайтында: "25 февраль көнне 15:30 сәгатьтә федераль трассаның 173 чакрымында Ленино авылында урнашкан күпер ябылды. Сәбәбе: яр буендагы терәү җимерелә башлау", – дигән аңлатма бирелә.
Хәзер вакытлыча урау юл – Яңа Чишмә аша йөрергә туры киләчәк. Урау юлның озынлыгы 39 чакрым тәшкил итә.

 
http://intertat.ru/tt/

Комментарийлар