Татарстанда көннәр суытачак
Бүгенге көннән Татарстан территориясендә салкын һава торышы урнашачак. Бу хакта ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе сайты хәбәр итә.Бүген явым-төшем көтелми, талгын җил исә. Кө...
Бүгенге көннән Татарстан территориясендә салкын һава торышы урнашачак. Бу хакта ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе сайты хәбәр итә.
Бүген явым-төшем көтелми, талгын җил исә. Көндез һава температурасы -4..-9 градус тәшкил итә. Белгечләр шулай ук юлларда бозлавык барлыкка киләчәге хакында кисәтә.
Алдагы ике көндә дә сизелерлек үзгәрешләр көтелми. Башлангыч фаразларга караганда, шимбә һәм якшәмбедә термометрның терекөмеш баганасы -13, аязган вакытта -18 градуска кадәр төшәчәк. Көндез һава температурасы -4..-10 градус тәшкил итәр дип көтелә. Шулай ук болытлы һава торышы саклана, җил көньяк-көнчыгыштан, талгын.
«Татар-информ» агентлыгы КФУ профессорына сылтама белән декабрьнең икенче декадасында температура нормадан дүрт градуска югарырак булачагы хакында хәбәр иткән иде инде.
Комментарийлар