Логотип «Мәйдан» журналы

Татарстанда көчле җил һәм буран аркасында шторм турында кисәтү игълан ителде

 ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе Татарстан территориясендә шторм турында кисәтү игълан итте.Бүген кич, 17 февральдә, шулай ук иртәгә төнлә һәм көндез, 18 февральдә, республ...


 ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе Татарстан территориясендә шторм турында кисәтү игълан итте.


789

Бүген кич, 17 февральдә, шулай ук иртәгә төнлә һәм көндез, 18 февральдә, республикада көньяк-көнбатыштан көчле җил исәчәк. Аның тизлеге урыны белән секундына 15-20 метрга кадәр җитәр дип көтелә. Бүген кичке 9дан иртәнге 6га кадәр республика территориясендә җилнең тизлеге секундына – 25, Казанда 22 метрга кадәр җитәчәк.


Моннан тыш, кар, шул исәптән юеш кар, урыны белән карлы яңгыр явачак. Көндез Татарстанның кайбер районнарында көчле явым-төшемнәр көтелә, дип кисәтә синоптиклар.


Буран вакытында күз күреме 500 метрга кадәр начараячак, юлларда бозлавык һәм кар боткасы барлыкка киләчәк. Иртән һәм көндез республика территориясендә томан төшүе көтелә.


 
Фото: Михаил Захаров

Татар-информ мәгълүмат агентлыгы

Комментарийлар