Логотип «Мәйдан» журналы

Татарстанда кияү белән кәләш һәм аларның 40 кунагы сайлауга килде

Яшел Үзәндә 18 март көнне Артур Суровцев һәм Камилә Ваһапова ЗАГСта никахларын теркәгәннән соң, кунаклары белән бергә РФ президентын сайлауда катнашырга килделәр, дип яза "Вести КАМАЗа" басмасы.Фото:...

Яшел Үзәндә 18 март көнне Артур Суровцев һәм Камилә Ваһапова ЗАГСта никахларын теркәгәннән соң, кунаклары белән бергә РФ президентын сайлауда катнашырга килделәр, дип яза "Вести КАМАЗа" басмасы.
77124a49a577880d27df2ad150d2ff4f
Фото: Татарстан-24.
40тан артык кеше берьюлы сайлау участогына килде. Шулай итеп, 18 яшьлек кәләш һәм 21 яшьлек кияү үз гомерләрендә беренче тапкыр дәүләт сайлауларында катнашты. "Барлык туганнарны, кунакларны җыеп, 18 март көненә туебызга чакырдык һәм, үз участокларыннан төшеп, бөтенебез бергә сайлауга барырга тәкъдим иттек. Матур килеп чыкты", - дип сөйли Артур.
 
 

Комментарийлар