Логотип «Мәйдан» журналы

Татарстанда кешеләргә, алдалап, 100 мең сумлык кәстрүл саталар

Интернет челтәрендә Чаллыда яңа төр мошенниклар барлыкка килүе турында язмалар күренә башлады.Өлкән яшьтәге ханымнарны кулинар тапшыруга дип чакыралар да 100 мең сумга кәстрүл-табак сатып алу өчен кре...

Интернет челтәрендә Чаллыда яңа төр мошенниклар барлыкка килүе турында язмалар күренә башлады.
cd2fcd50793929590f53cd98c646ff4c_XL
Өлкән яшьтәге ханымнарны кулинар тапшыруга дип чакыралар да 100 мең сумга кәстрүл-табак сатып алу өчен кредит килешүе төзетәләр, дип яза "Шәһри Чаллы".

Зыян күрүчеләр, гадәттә, 40-65 яшь аралыгындагы ханымнар. Аларны телефон аша дөрес туклану һәм файдалы ризык пешерү серләренә өйрәтәбез дип алдалап чакырып китерәләр. Үзләре белән паспортларын да алырга кушалар. Һәрбер килүчегә кыйммәтле бүләк – җимеш суы сыккыч вәгъдә итәләр. Билгеләнгән урынга килгәч, ханымнарга, янәсе, танылган артист һәм “Смак” тапшыруының элекке алып баручысы Андрей Макаревич куллана торган савыт-сабаларны да күрсәтәләр. Анда пешерелгән ризык барлык витаминнарын саклап, бөтен гаиләне сөендерәчәк, дип ышандыралар. Аларны алырга акчасы җитмәгәннәргә шунда ук кредит рәсмиләштерү мөмкинлеге дә булдырылган. Матур сүзләргә һәм танылган артист авторитетына ышанып, шәһәрдәшләребез капкынга эләккәнен сизми дә кала. Өйләренә кайтып, гаиләләрендә сөйләшкәннән соң гына алар мошенниклар тозагына эләгүен аңлый.
Артист Андрей Макаревичның рәсми вәкилләре исә җырчының әлеге савыт-сабага бернинди катнашы булмавын хәбәр итте. Мондый очраклар илебезнең башка шәһәрләрендә дә теркәлгән булган.
Яр Чаллы шәһәре Эчке эшләр идарәсе матбугат үзәге җитәкчесе Артур Муллин халыкны уяу булырга чакыра: “Шикле презентацияләр, тапшыруларга үзегез генә йөрергә тырышмагыз. Әгәр сезгә берәр нәрсә тәкъдим итсәләр, киңәшләшмичә бернәрсә дә алмагыз, документларга кул куймагыз. Мошенниклар көн дә яңа төр алдау ысулларын уйлап чыгара. Шуңа да уйлап, мөмкинлек булса юристлар, адвокатлар белән киңәшләшеп кенә эш итегез. Алданган очракта инде, Кулланучыларның хокукларын яклау комитетына мөрәҗәгать итәргә кирәк”.
 
 

Комментарийлар