Логотип «Мәйдан» журналы

Татарстанда карлы һәм җилле һава торышы саклана

Бүген Татарстанда карлы һава торышы саклана, җилнең тизлеге секундына 16 метрга җитәчәк. Бу хакта ТР Гидрометеорология үзәге матбугат хезмәте хәбәр итә.Буран көтелә, көндез аерым районнарда бераз кар...

Бүген Татарстанда карлы һава торышы саклана, җилнең тизлеге секундына 16 метрга җитәчәк. Бу хакта ТР Гидрометеорология үзәге матбугат хезмәте хәбәр итә.
фото: Султан Исхаков/ИА Татар-Информ
Буран көтелә, көндез аерым районнарда бераз кар явачак. Температура -8..-13 градус, төнлә -15 градуска кадәр төшәчәк. Юлларда кар көртләре һәм бозлавык саклана.
Шимбә көнне чираттагы циклон йогынтысында кар яву фаразлана, төнлә температура -15 градуска кадәр төшәчәк. Көндез 6..11 градуска кадәр салкын була.
Якшәмбе көнне һава торышы көнчыгышка китә торган циклонның тыл өлеше йогынтысында формалашачак. Бераз кар көтелә,төнлә температура -13..-18 градус, көндез -16 градуска кадәр була.
Яңа атна башында республикада атмосфера басымы югары булачак. Явым-төшемнәр акрынлап туктала, температура фоны сизелерлек кими. Төнлә термометр баганасы -29 градус, көндез -22..-17 градус булуы ихтимал.
 

Фото: Солтан Исхаков 


https://tatar-inform.tatar/news/ecology/14-01-2021/tatarstanda-karly-m-ille-ava-toryshy-saklana-5799070

Комментарийлар