Логотип «Мәйдан» журналы

Татарстанда кар мәчете барлыкка килде

Татарстанның Буа районы Черки-Килдураз авылында кардан ясалган мәчет барлыкка килде.Җирле матбугат чаралары хәбәр итүенчә, аны шушы авылда яшәүче аксакаллар ясаган. Шул рәвешле алар Буа районы мөхтәси...

Татарстанның Буа районы Черки-Килдураз авылында кардан ясалган мәчет барлыкка килде.
335099-innerresized600-600-0115
Җирле матбугат чаралары хәбәр итүенчә, аны шушы авылда яшәүче аксакаллар ясаган. Шул рәвешле алар Буа районы мөхтәсибәте игълан иткән "Минем мәчет макеты" конкурсында катнашырга булганнар. Җирле осталарның башлыгы - авылның мәчете имамы Кадим Мөбәрәкшин. Ул әлеге башлангычны җирле халык бик теләп каршы алды, ярдәм итте дип белдергән. Әлеге мәчет макеты белән команда җиңү яуларга өметләнә.
 

Комментарийлар