Логотип «Мәйдан» журналы

Татарстанда җәйге каникулга вакытыннан алда җибәрү ниятләнми

Татарстанда мәктәп укучыларын җәйге каникулга вакытыннан алда җибәрү ниятләнми. Бу хакта онлайн брифингта ТР Президенты матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова хәбәр итте.«Балаларны каникулга иртәрә...



Татарстанда мәктәп укучыларын җәйге каникулга вакытыннан алда җибәрү ниятләнми. Бу хакта онлайн брифингта ТР Президенты матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова хәбәр итте.



12236690


«Балаларны каникулга иртәрәк җибәрү турында карар юк. Кичә Татарстан Президенты онлайн дәрескә кушылды. Хәзер бөтен көч өйдән торып уку өчен мөмкин кадәр уңайлы шартлар тудыруга юнәлтелгән», — диде Лилия Галимова.




РФ Мәгариф һәм фән министрлыгы 1-8 сыйныфларның уку программаларының бер өлешен киләсе елга калдырырга рөхсәт иткән. Хабаровск шул карарга килгән.


 
Татар-информ мәгълүмат агентлыгы

Комментарийлар