Логотип «Мәйдан» журналы

Татарстанда гөмбә ашап агулану очраклары күренә башлады

Бәхеткә, быел агулануның үлемгә китергән очраклары теркәлмәгән.Узган ел, ал гөмбә дип белеп, агулы гөмбә ашау аркасында, ике кешенең гомере өзелгән булган. Казан шәһәренең 7 нче клиник хастаханәсе ток...

Бәхеткә, быел агулануның үлемгә китергән очраклары теркәлмәгән.
image (18)
Узган ел, ал гөмбә дип белеп, агулы гөмбә ашау аркасында, ике кешенең гомере өзелгән булган. Казан шәһәренең 7 нче клиник хастаханәсе токсикологы, табиб-реаниматолог Алия Насыйбуллина сүзләренчә, ТР Токсикология үзәгенә көн саен гөмбә ашап агуланган бер-ике кеше китерелә икән. Август азагыннан алып бүгенге көнгә кадәр вакытта мөрәҗәгать итүчеләр саны 20 кешегә җиткән. Аларның 12се хастаханәгә салынган.
Мөрәҗәгать итүчеләр күп очракта майлы гөмбә һәм баллы гөмбә ашап агуланалар икән. "Төп сәбәбе – гөмбәне дөрес эшкәртмәү һәм әзерләмәү", – дигән табиб.
Чыганак: http://intertat.ru

Комментарийлар