Логотип «Мәйдан» журналы

Татарстанда ГМОлы ризыкларга көн бетә

Агымдагы елның азагына хәтле Россиядә, авыл хуҗалыгы ризыклары базарын тәртипкә китерү кысаларында, дүрт лаборатория үзәге төзеләчәк.Төп максат – азык-төлек базарына ГМОлы ризыкларны үткәрмәү. Үзәкләр...


Агымдагы елның азагына хәтле Россиядә, авыл хуҗалыгы ризыклары базарын тәртипкә китерү кысаларында, дүрт лаборатория үзәге төзеләчәк.



1407922786_D093D09CD09E_shutterstock_49643947
Төп максат – азык-төлек базарына ГМОлы ризыкларны үткәрмәү. Үзәкләрнең берсе Казанда, Россия авыл хуҗалыгы күзәтчелек үзәгенең Татарстан бүлекчәсенә караган Татар төбәкара ветеринар лаборатория җирлегендә төзелә.
Бу бик дөрес карар. Лаборатория ГМОны ачыклау юнәлешендә күптән эзлекле тикшеренүләр алып бара, җиһазлар, приборлар белән тулысынча тәэмин ителгән, белгечләр җитәрлек, бары тик бина гына кысан. Куркынычсызлык таләпләре буенча тикшерүләр үткәрү өчен бүлмәләрнең аерым шартларда төзелгән булуы шарт. Узган атнада Россия авыл хуҗалыгы күзәтчелек үзәгенең Татарстан бүлекчәсе җитәкчесе Нурислам Хәбипов, Татар төбәкара ветеринар лаборатория җитәкчесе Рәис Кәримов төзелешнең барышы белән танышты. Лаборатория Татарстаннан тыш Чувашстан, Мари Эл, Удмуртия республикалары, шулай ук Киров һәм Ульян өлкәсеннән алынган пробалар белән дә эшли. Бу төбәкләрдән дә азык-төлек һәм терлекләргә азык килүен исәпкә алсак, күзәтчелекнең нәкъ менә безнең Татарстан җирлегендә булуы бик уңайлы һәм отышлы.

 
http://shahrikazan.com/tt/

Комментарийлар