Логотип «Мәйдан» журналы

Татарстанда елның беренче яшенле яңгыры көтелә

Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе мәгълүматларына караганда, бүген – 12 апрельдә, аязучан болытлы һава торышы хакимлек итәчәк.Республикада төнлә һәм иртән томан төшү и...


Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе мәгълүматларына караганда, бүген – 12 апрельдә, аязучан болытлы һава торышы хакимлек итәчәк.



5263638_large
Республикада төнлә һәм иртән томан төшү ихтималы бар. Томан вакытында күз күреме 500 метрга кадәр кими. Яңгыр, кич һәм төнлә яшенле яңгыр яву да мөмкин. Көнчыгыш, төньяк-көнчыгыштан искән җилнең секундына 3-8, вакыты белән 12 метрга җитеп көчәюе ихтимал.
Татарстанда уртача һава температурасы төнлә – 2-7 градус җылы булса, көндез 7-12 градуска кадәр җылыта.
Казанда һава температурасы төнлә 2 градустан да түбән төшми. Көндез 9-11 градус җылы булачак.

Комментарийлар