Логотип «Мәйдан» журналы

Татарстанда авыл җирлекләрен үстерү өчен федераль бюджеттан 954 млн сум биреләчәк

«Авыл территорияләрен комплекслы үстерү» дәүләт программасы кысаларында Татарстан федераль бюджеттан 954 млн сум чамасы акча алачак. Бу турыда Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының мат...



«Авыл территорияләрен комплекслы үстерү» дәүләт программасы кысаларында Татарстан федераль бюджеттан 954 млн сум чамасы акча алачак. Бу турыда Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итте.



avyl


2020 елда «Татарстан Республикасының авыл территорияләрен комплекслы үстерү» дәүләт программасы кысаларында  953,9 млн сум күләмендә федераль акчаларны җәлеп итеп, 9 чараны гамәлгә ашыру планлаштырылган. 18 инженерлык инфраструктурасы объектыннан 12 объектта эшләр башкарыла инде, ә 6 объектта әзерлек эшләре башланган.




Торак шартларын яхшырту чаралары кысаларында 137 торак йорт төзелә. Торак яллау шартнамәсе буенча бирелә торган 122 йорт 2020 елның 1 декабренә кадәр төзелеп бетәчәк.




«Авыл территорияләрен комплекслы үстерү» дәүләт программасы кысаларында 132 проектны эшләтә башлау планлаштырыла, аларга социаль һәм инженерлык инфраструктурасы объектларын төзү, капиталь ремонтлау һәм реконструкцияләү буенча, транспорт чаралары һәм җайланмалары сатып алу буенча 444 чара  кертелгән.




«Хәзерге вакытта программа чараларын гамәлгә ашыру план буенча һәм билгеләнгән график нигезендә бара. Барлык максатчан күрсәткечләрне тулысынча үтәү планлаштырыла», — дигән Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Наил Залаков.


Комментарийлар