Логотип «Мәйдан» журналы

Татарстанда атна ахырына җылытачак

Бу атна ахырына Татарстанга җылы кайтачак. Бу хакта ТР Гидрометеорология үзәге тарафыннан таратылган фараздан күренә.Республикада урнашкан салкын һәм болытлы һава торышы, вакыт-вакыт явып торган яңгыр...

Бу атна ахырына Татарстанга җылы кайтачак. Бу хакта ТР Гидрометеорология үзәге тарафыннан таратылган фараздан күренә.7801
Республикада урнашкан салкын һәм болытлы һава торышы, вакыт-вакыт явып торган яңгырлар аз хәрәкәтчән югары циклонга бәйле.
Бүген, 18 августта, циклон Татарстанда һава торышын билгеләячәк әле. Бу хакта элегрәк «Татар-информ» хәбәр иткән иде.
Тик чәршәмбе һәм пәнҗешәмбе, 19 һәм 20 августта, метеорологлар сүзләренчә, «республикада һава торышына көнбатыш антициклонның алгы өлеше йогынты ясый башлаячак».
Атмосфера басымы бераз күтәрелә, көчле явым-төшемнәр булу ихтималы аз. Һава температурасы шактый түбән  – төнлә 5-11 градус җылы, көндез 13-19 градуска кадәр җылы була.
Хәер, җомга һәм шимбә, 21 һәм 22 августта, Татарстанда температура фоны акрынлап арта башлаячак. 21 августта көндез һава +16, +21 градуска кадәр, 22 августта көндез  +18, +23 градуска кадәр җылыначак. Шул ук вакытта урыны белән яңгыр явачак, дип хәбәр итә синоптиклар.
 
Фото: Владимир Васильев

https://tatar-inform.tatar/news/society/17-08-2020/tatarstanda-atna-ahyryna-ylytachak-5764240

Комментарийлар