Логотип «Мәйдан» журналы

Татарстанда атланмайга дегустация булды

2016 елның 29 сентябрендә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясендә атланмайга кулланучылар дегустациясе булган иде. Чара “2014-2020 елларга Татарстан Республикасында кулланучылар хокуклар...

2016 елның 29 сентябрендә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясендә атланмайга кулланучылар дегустациясе булган иде.
60567e8bb08a9c1c86c5d457822dfa6411a3b387_900
Чара “2014-2020 елларга Татарстан Республикасында кулланучылар хокукларын яклауның комплекслы системасын үстерү” 6-кече программасын, “ 2014-2020 елларга Татарстан Республикасында җәмәгать тәртибен тәэмин итү һәм җинаятьчелеккә каршы көрәш” дәүләт программасын тормышка ашыру кысаларында оештырылды.
Дегустациянең максаты – сатып алынган атланмай үрнәкләренең сыйфатын һәм сәламәтлек өчен начар тәэсирен бәяләү, шулардан иң яхшы җитештерүчене ачыклау, алынган нәтиҗәләрне кулланучыларга җиткерү; шулай ук бу өлкәдәге хәлләрне яхшырту буенча җитештерүчеләр һәм сатучыларның уртак тырышлыкларын берләштереп, халыкны сыйфатлы һәм сәламәтлек өчен зыян китерми торган продукция белән тәэмин итүдәге проблемаларны билгеләү.
Бу дегустациягә әзерләнү кысаларында 35 атамадагы атланмай, шул исәптән Самарада, Ульяновск, Түбән Новгород, Мәскәү, Вологда, Воронеж, Белгород, Свердловск, Волгоград, Брянск, Ленинград өлкәләре, Татарстан, Чуашстан, Удмуртия республикалары, Алтай һәм Кроснодар крайларында, Мәскәү һәм Санкт-Петербургта җитештерелгән продукция сайлап алынды. Барлык үрнәкләргә дә, РФ Таможня берлегенең Техник регламентында (ТС 033/2013) билгеләнгән таләпләргә туры килү-килмәвен ачыклау йөзеннән, аккредитацияләнгән «ТатЦСМ» федераль бюджет учреждениесе лабораториясендә лаборатория сынаулары уздырылды. Нәтиҗәдә 15 үрнәктә микробиологик күрсәткечләре буенча: эчәк авыруы бактерияләре, чүпрә һәм күгәрекнең табылуы сәбәпле таләпләрдән читкә тайпылышлар билгеләнде. Ә бер үрнәкнең ялган продукция булуы ачыкланды. Шул сәбәпле бу үрнәкләр дегустациягә кертелмәде.
Атланмай 17 баллы шкала буенча бәяләнде: тәме өчен – 10 балл, консистенциясе өчен – 2 һәм төсе өчен – 2 балл. Кулланучылар дегустациясенә кертелгән барлык атланмай үрнәкләренең дә куллану характеристикалары буенча бер-берсеннән әллә ни аерылып тормауларын билгеләп үтәргә кирәк. Шуңа да карамастан, дегустация нәтиҗәсендә “Зеленодол сөт эшкәртү комбинаты” АҖ җитештергән, майлылыгы 72,5% булган «Очень важная корова» сәүдә маркасы белән сатыла торган крестьян атланмае үрнәге иң күп балл җыйды. Икенче урында – Самара өлкәсендә җитештерелгән, майлылыгы 82,5% лы «Милье» атланмае үрнәге. Воронеж шәһәрендә «Воронежросагро» ҖЧҖдә җитештерелгән, майлылыгы 72,5% булган «Крестьянское» ТМ «Сметанин» атланмае үрнәге өченче урынга чыкты. Шулай ук Татарстан Республикасы Алабуга шәһәрендә “Алабуга сөте” ААҖ җитештергән «Вкусняев» сәүдә маркасы белән сатыла торган атланмай һәм Казан сөт комбинатының «Просто Молоко» идарәче компаниясе ҖЧҖ җитештергән атланмай үрнәкләре дә лидерлар бишлегенә керде.
 
Мәгълүмат Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясеннән алынды.

Комментарийлар