Логотип «Мәйдан» журналы

Татарстанда акчага караганда социаль хезмәтләрне өстен күрүчеләр артуы күзәтелгән

Татарстанның сәламәтлек саклау министры урынбасары Фәридә Яркаева белдерүенчә, Татарстанда социаль хезмәтләр җыелмасыннан баш тартучылар кимегән.Россия Пенсия фондының Татарстан буенча бүлеге мәгълүма...

Татарстанның сәламәтлек саклау министры урынбасары Фәридә Яркаева белдерүенчә, Татарстанда социаль хезмәтләр җыелмасыннан баш тартучылар кимегән.
777ecf3abbbdee74139af90b1c31ec6f
Россия Пенсия фондының Татарстан буенча бүлеге мәгълүматлары буенча, 2016 елның 1 октябренә Татарстанда ташламага ия кешеләрнең 68,4 проценты ташламалы дарулар белән тәэмин ителергә мөмкинлек бирүче социаль хезмәтләрдән баш тарткан (узган елда бу датага әлеге күрсәткеч 70,1 процент булган. Быелгы күрсәткеч үткән елдагыдан 1,7 процентка уңай якка үзгәргән.
Бу үзгәреш республиканың Мөслим һәм Тәтеш районнарыннан кала, башка бөтен районнарда да күзәтелгән. Шулай да ташламалардан баш тартуның иң күп очрагы Яшел Үзән районында (75 процент баш тарткан), аннан соң Кукмара (74,2 процент), Бөгелмә (73,3 процент), Алексеевск (72,5 процент), Нурлат (72,5 процент), Балтач (72,3 процент), Спас (71,6 процент), Актаныш (71,4 процент), Баулы (71,2 процент) һәм Чистай (71,1 процент) районнарында теркәлгән.
Социаль хезмәткә караганда, акча сайлаучылар иң аз булган районнар: Яңа Чишмә (социаль хезмәттәш баш тартучылар 56,3 процент), Югары Ослан (61,1 процент), Сарман (61,8 процент), Мөслим (61,9 процент), Тукай (62,7 процент), Кама Тамагы (62,9 процент), Алабуга (62,9 процент), Чирмешән (63,7 процент), Азнакай (64,4 процент), Кайбыч (64,5 процент) һәм Әгерҗе (64,7 процент) районнары.

Комментарийлар