Логотип «Мәйдан» журналы

Татарстанда 25 меңнән күбрәк сабый балалар бакчасына йөри башлаячак

1 апрельдән Казанда һәм Яр Чаллыда “Электрон балалар бакчасы” автоматлаштырылган мәгълүмати системасы буенча балалар 2016-2017нче уку елына мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләренә массакүләм төстә урна...

1 апрельдән Казанда һәм Яр Чаллыда “Электрон балалар бакчасы” автоматлаштырылган мәгълүмати системасы буенча балалар 2016-2017нче уку елына мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләренә массакүләм төстә урнаштырыла башлады. 
child_care_wideweb__470x335,0
Бүгенгә “Электрон балалар бакчасы” автоматлаштырылган мәгълүмати системасында 25 мең 238 юллама булдырылган. Шулай итеп, нәкъ шуның кадәр әти-әни чиратлары турындагы мәгълүматны ТР дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталы аша тикшергәндә, “Мәктәпкәчә белем бирү учреждениесенә юнәлтелә” (“Направлен в ДОУ”) дигән статусны күрә ала.
Быел система планлаштырылган төркемнәр формалашканда ук балаларны берәмләп балалар бакчасына алу мөмкинлеген чынга ашыру өлкәсендә камилләштерелгән. Шул рәвешле, мәктәпкәчә оешма мөдире, уку елы башланганын көтмичә, җәйге чорда ук балаларны бакчага алу мөмкинлегенә ия. Бу мөмкинлектән балалар бакчаларында урын булган очракта кулланып булачак, билгеле.
Гаризаның статусы үзгәрү белән, әти-әниләргә 30 көн эчендә кабул ителү өчен үзләренең бакчаларына мөрәҗәгать итәргә кирәк, диелә ТР Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы матбугат хезмәте хәбәрендә.

Комментарийлар