Логотип «Мәйдан» журналы

Татарстан Язучылар берлеге съезды август-сентябрьдә үткәрелергә мөмкин

Мәдәният министры Ирада Әюпова хәзерге вакытта Татарстан Язучылар берлеге съездын үткәрү мөмкин түгел дип саный. Бу мәсьәләгә ул мәдәният министрының журналистлар белән традицион очрашуы вакытында ачы...





Мәдәният министры Ирада Әюпова хәзерге вакытта Татарстан Язучылар берлеге съездын үткәрү мөмкин түгел дип саный. Бу мәсьәләгә ул мәдәният министрының журналистлар белән традицион очрашуы вакытында ачыклык кертте.

soyuz-pisatelej




«Отчет-сайлау җыелышын май аенда, яки, соң дигәндә, июньдә тиеш иде. Без берлек белән бу темага сөйләштек. Чикләүләр чорында бу мөмкин хәл түгел. Моны онлайн оештыру да бик катлаулы булыр иде», — ди министр.




Ирада Әюпова язучылар берлеге съездын август–сентябрьдә үткәрү мөмкин булыр дип уйлый. Әмма төгәл әйтеп булмавын искәртә.




«Татарстан Язучылар берлегенең онлайн-активлыгына килгәндә, эш барды», — диде ул мисаллар китермичә һәм теманы артык шәрехләмичә генә.





  • Татарстан Язучылар берлеге съезды дүрт елга бер тапкыр уздырыла. Съездда Берлек идарәсенең эшчәнлегенә нәтиҗә ясала һәм Берлек идарәсе рәисе сайлана. 2016 елның 16 июнендә узган съездда рәис итеп Данил Салихов сайланган иде.

  • Идарәнең һәм аның рәисенең җитәкчелек хокуклары 2020 елның июнь аена кадәр бара ала. Данил Салихов, күпчелек тавыш җыйган очракта, устав буенча рәис булып тагын бер срокка сайлана ала.








 

Комментарийлар