Логотип «Мәйдан» журналы

Татарстан Язучылар берлеге Президент фонды грантын отты

Татарстан Язучылар берлеге «Үлемсез әдәби полк» проекты өчен Мәдәни инициативаларының Президент фонды грантын откан. Мәдәни инициативалар Президент Фонды беренче грант конкурсында җиңүчеләрне игълан и...

Татарстан Язучылар берлеге «Үлемсез әдәби полк» проекты өчен Мәдәни инициативаларының Президент фонды грантын откан. Мәдәни инициативалар Президент Фонды беренче грант конкурсында җиңүчеләрне игълан итте.
grant
Грант Татарстан Республикасы фронтовик язучыларын актив әдәби әйләнешкә кертү максатларында бирелгән. Язучылар берлеге үз алдына фронтовик язучыларның төрле китапханәләрдә сакланган китапларын барларга, электрон форматка күчерергә һәм цифрлаштырылган контентны укучыга таратырга дигән бурыч куйган.
ТР Язучылар берлеге рәисе Ркаил Зәйдулла әйтүенчә, грант акчасы өлешчә китапларны цифрлаштыру өчен кирәкле җиһазлар алуга тотылачак.
Фонд сайтындагы мәгълүматларга караганда, Татарстан Язучылар берлегенә 1 432 360 мең сум грант биреләчәк. Софинанслау суммасы белән бергә гомуми сумма 2844790 сумны тәшкил итәчәк. Гамәлгә ашыру вакыты 2022 елның декабренә кадәр.
Бу — Татарстан Язучылар берлегенең беренче тапкыр грант алуы.
 

Автор: Рузилә Мөхәммәтова


Фото: Абдул Фархан


Чыганагы: https://tatar-inform.tatar/news/culture/28-09-2021/tatarstan-yazuchylar-berlege-prezident-fondy-grantyn-otty-5839416

Комментарийлар