Логотип «Мәйдан» журналы

Татарстан Студентлар лигасы үзенең 20 еллыгын конференция белән билгеләп үтте

19 мартта Казанда КИТТУ-КХТИ бинасында "Татарстан Республикасы Студентлар лигасы" төбәк яшьләр оешмасы конференциясе үтте, анда 367 кеше катнашты. Конференциядә Студентлар лигасының 20 еллык эшчәнлеге...

19 мартта Казанда КИТТУ-КХТИ бинасында "Татарстан Республикасы Студентлар лигасы" төбәк яшьләр оешмасы конференциясе үтте, анда 367 кеше катнашты. Конференциядә Студентлар лигасының 20 еллык эшчәнлегенә нәтиҗәләр чыгарылды һәм оешманың хәзерге президентының вәкаләтләре озайтылды.
3ca734255def1c9202a54c487016b185
Конференциядә ТР яшьләр эшләре һәм спорт министрының беренче урынбасары Хәлил Шәйхетдинов, КИТТУ ректоры Герман Дьяконов, Икътисад, идарә һәм хокук институты ректоры Асия Тимирясова, КДЭУ ректоры Эдвард Габдулҗанов катнашты.
Конференция утырышы башында көн тәртибе, мандат һәм хисап комиссиясе расланды. Аннары ТР Студентлар лигасы президенты Элькин Искәндәров узган елгы эшчәнлек буенча хисап тотты. Ул 2015 елда оешма гамәлгә ашырган төп проектлар турында сөйләде. Аның сүзләренчә, Былтыр лига социаль ипотека буенча квотаны 49 фатирга, ә транспорт гранты программасының гомуми бюджетын 30 млн сумга кадәр арттыруга ирешкән.
Элькин Искәдәров оешма әгъзаларын агымдагы елга планнар белән дә таныштырды. Әйтик, 19 майда Казанда "Россия студентлар язы", Студентлар лигасының 20 еллыгына багышланган «20х20» проекты, августта чираттагы студентлар мәгариф форумы, ә көз көне конгресс үтәчәк.
"Бу залда студент яшьләрнең иң яхшы вәкилләре җыелды. Бүген Студентлар лигасына 20 ел тула. Хәзерге вакытта бу республиканың иң зур студентлар оешмасы", - дип билгеләп үтте Хәлил Шәйхетдиноа үзенең чыгышында.
Аннары ТР Студентлар лигасы президенты Элькин Искәндәровның вәкаләтләрен озайту мәсьәләсе кузгатылды. Оешма әгъзаларының күбесе аны яклап тавыш бирде. Э.Искәндәров үзенә ышаныч өчен рәхмәт белдерде. Лига советы һәм президиумы составы үзгәрешсез калды.

Комментарийлар