Логотип «Мәйдан» журналы

Татарстан синоптиклары яшенле яңгыр һәм көчле җил хакында кисәтә

Иртәгә, 3 июльдә, Татарстанда һәм Казанда һава шартларының сизелерлек бозылуы көтелә. Бу хакта ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсенең матбугат хезмәте хәбәр итә.Республикада тө...




Иртәгә, 3 июльдә, Татарстанда һәм Казанда һава шартларының сизелерлек бозылуы көтелә. Бу хакта ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

15a4aab342651471dcd2c7731f46de41%5b1%5d




Республикада төнлә һәм иртән урыны белән томан төшәчәк, дип искәртә синоптиклар.




Моннан тыш, көндезге сәгатьләрдә яшенле яңгыр яварга, яшен вакытында көньяк-көнбатыштан искән җилнең тизлеге секундына 15-20 метрга кадәр җитәргә мөмкин.




 

Комментарийлар