Логотип «Мәйдан» журналы

Татарстан Республикасы Президенты матбугат хезмәте җитәкчесе терактлар турындагы барлык хәбәрләр провокация булуын белдерде

Татарстан Республикасы Президенты матбугат хезмәте җитәкчесе Андрей Кузьмин республикада әзерләнә торган терактлар һәм диверсияләр турында социаль челтәрләрдә таратылган имеш-мимеш хәбәрләргә шәрехләм...

Татарстан Республикасы Президенты матбугат хезмәте җитәкчесе Андрей Кузьмин республикада әзерләнә торган терактлар һәм диверсияләр турында социаль челтәрләрдә таратылган имеш-мимеш хәбәрләргә шәрехләмә бирде.
«Рәсми рәвештә белдерәсем килә: халыкка янаулар, терактлар һәм диверсияләр әзерләнү турындагы барлык хәбәрләр – болар бар да провокация!» – дип белдерде Андрей Кузьмин. – Кемнеңдер җәмгыятьтә паника һәм киеренкелек тудырасы килә. Тиешле структуралар, эчке эшләр органнары тикшеренүләр алып бара – социаль челтәрләрдә мондый мәгълүмат кайдан килгән һәм аны кем тарата. Аннары бу хәлләргә хокукый бәя биреләчәк».
Андрей Кузьмин шулай ук хәбәр иткәнчә, Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов бу вазгыять турында хәбәрдар һәм – халыкка ялган мәгълүмат таратуны кисәтү буенча чаралар күрергә дип хокук органнарына тиешле күрсәтмә биргән.
«Республикада террорчылыкка каршы операция уздырыла икән дигән хәбәр дә – ялган мәгълүмат, – дип белдерде Татарстан Республикасы Президенты матбугат хезмәте җитәкчесе. – Республикадагы оператив хәл контрольда, эчке эшләр органнары бүлекчәләре, гадәттәгечә, хезмәт итәләр. Бу хактагы мәгълүмат Татарстан Республикасы буенча ЭЭМ рәсми сайтында урнаштырылачак».
«Тагын бер кабат гражданнарны паникага бирешмәскә һәм ялган янаулар турында мәгълүмат таратмаска, провокаторлар сүзләренә колак салмаска чакырам», – диде Андрей Кузьмин.
a43a8df86dd30a5f73ac303089f6f947_L
Татар-информ МА.

Комментарийлар