Логотип «Мәйдан» журналы

Татарстан Президенты Канадада татар җәмәгатьчелеге вәкилләре белән очрашты

Торонто шәһәрендә кичә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов җирле татар җәмәгатьчелеге вәкилләре белән очрашты. Очрашу Татарстан делегациясенең Канадага эш сәфәре кысаларында үтте, дип...

Торонто шәһәрендә кичә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов җирле татар җәмәгатьчелеге вәкилләре белән очрашты. Очрашу Татарстан делегациясенең Канадага эш сәфәре кысаларында үтте, дип хәбәр итә ТР Президенты матбугат хезмәте.
3901 Фото: prav.tatarstan.ru
Рөстәм Миңнеханов очрашуда катнашучыларга Канада татарларының социаль һәм мәдәни кыйммәтләрен саклаган өчен, милли гореф-гадәтләр, тел һәм мәдәниятне үстерү өчен рәхмәт әйтте. Дөньяда татарларны берләштерүгә юнәлтелгән проектлар турында сөйләде: "Ана теле" татар телен онлайн өйрәнү системасы, "ТНВ-Планета" иярченле телеканалы, "Татар иле" социаль челтәре һәм башкалар.
Җәмгыять җитәкчеләре Рөстәм Миңнехановка дөньяның башка илләрендә гомер итүче татарларга күрсәтелә торган игътибар һәм ярдәм өчен рәхмәт белдерделәр.
Канада татар милли оешмасы дөньяда иң тиз үсеп барган җәмгыятьләрнең берсе булуын билгеләп үтик. Күптән түгел биредә 100дән артык кеше булса, хәзер 700дән артык милләттәш оешма эшләрендә катнаша. Татар милли оешмасы лидерлары фикеренчә, биредә үткәрелә торган Сабан туйларында төрки халыклардан 2-3 мең вәкил катнаша.
Татарлар Канадада, АКШтагы кебек, Икенче Бөтендөнья сугышыннан соң яши башлыйлар. Аксакаллардан Талип Күдекине атап була - ул Кытай татары, 2013 елга кадәр Монреаль татарлары ассоциациясе лидеры була (Квебек провинциясе). Казаннан күчеп килгән Зилә Миргалиева 2013 елның декабрендә җитәкче итеп сайлана.
2004 елның гыйнварында Торонтода (Онтарио провинциясе) тагын бер татар җәмгыяте - "Берлек" оешмасы рәсми рәвештә теркәлә. Аңа Уфадан күчеп килгән Таһир Ганиев нигез сала. 2007 елда берлек рәисе итеп Үзбәкстан татары Мирсылу Арсланова сайлана. Берлекнең күпчелек вәкилләре – яшь һәм актив егетләр һәм кызлар. Бүген "Берлек" оешмасы Канададагы татар оешмаларын берләштергән үзәк дип исәпләнә.
 
Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Комментарийлар