Логотип «Мәйдан» журналы

Татарстан Мөфтиенә бер көндә ике медаль тапшырдылар

Татарстан Мөфтиенә “РФ Югары Суды каршындагы Суд департаментына 20 ел” медален тапшырдылар, дип хәбәр итә ТР Мөселманнарының диния нәзарәте матбугат хезмәте. Фото: http://dumrt.ru22 март көнне Татарст...

Татарстан Мөфтиенә “РФ Югары Суды каршындагы Суд департаментына 20 ел” медален тапшырдылар, дип хәбәр итә ТР Мөселманнарының диния нәзарәте матбугат хезмәте.
otred_1 Фото: http://dumrt.ru
22 март көнне Татарстан Мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллинны “Россия Федерациясенең Югары Суды каршындагы Суд департаментына 20 ел” медале белән бүләкләделәр. Республика мөселманнары башлыгына бүләкне Татарстан Республикасында Суд департаменты Идарәсе җитәкчесе Җәүдәт Салихов тапшырды. Җәүдәт Миргазыйм улы Камил хәзрәткә нык сәламәтлек һәм Татарстан Мөфтие вазифасын башкаруда һәм җаваплы карарлар кабул итүдә уңышлар теләде.
otred_2_0
Шулай ук Татарстан Мөфтие “Ярдәм” хәйрия фонды советы рәисе, Татарстан мөфтиенең социаль мәсьәләләр буенча ярдәмчесе Илдар хәзрәт Баязитовтан да котлау кабул итте. Ул Камил хәзрәткә “Ярдәм” милли ислам хәйрия фонды медален тапшырды.

Комментарийлар