Логотип «Мәйдан» журналы

Татарстан мөфтие Шәгъбан ае башлану уңаеннан халыкка мөрәҗәгать итте

Татарстан мөфтие Шәгъбан ае башлану уңаеннан халыкка мөрәҗәгать итте. Шәгъбан ае Рамазан аеның якынлашуын хәбәр итә. Фото: Салават КамалетдиновТатарстан мөселманнары Диния нәзарәте матбугат хезмәте Та...

Татарстан мөфтие Шәгъбан ае башлану уңаеннан халыкка мөрәҗәгать итте. Шәгъбан ае Рамазан аеның якынлашуын хәбәр итә.
3597 Фото: Салават Камалетдинов
Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте матбугат хезмәте Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин мөрәҗәгатен чыгарды:
Бисмилләһир-рахмәнир-рахим.
Әссәламүгаләйкүм вә рахмәтуллаһи вә бәрәкәтүһү!
Хөрмәтле мөселман кардәшләребез!
Бүген мөбарәк Шәгъбан ае керә, ул безгә Аллаһының рәхмәте булган Рамазан аеның якынлашуын хәбәр итә. Шәгъбанда Аллаһыга якынаерга мөмкинлек бирелә, Аның рәхмәт ишекләре киңрәк ачыла, гөнаһлар ярлыкана, ә гыйбадәт кылу һәм изге гамәлләр өчен тагын да күбрәк савап бирелә. Аллаһы Илчесе салләллаһу галәйһи вә сәлләм хәдисләрендә әйтелгән: “Шәгъбан аеның калган башка айлардан өстенлеге – минем башка пәйгамбәрләрдән артыклыгым кебек үк”.
Шәгъбан аеның өстенлеге – мөбарәк Бәраәт кичәсе. Ышанычлы хәдисләрдә әлеге төндә, көнче, сихерче, исерткеч эчемлекләр кулланучы, туганлык җепләрен өзүче, әти-әниләренең сүзләренә колак салмаучы, зина кылучы, тәкәббер һәм фетнә чыгаручылардан кала, барлык мөселманнарның гөнаһлары гафу ителүе турында әйтелә.
Шәгъбан аенда ураза тоту кабул ителгән – Аллаһы Тәгалә моның өчен савап яза. Раббыбыз әлеге айның беренче һәм соңгы пәнҗешәмбесендә ураза тоткан кешене Җәннәткә кертер дип санала. Ышанычлы хәдистә Пәйгамбәр Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләм Шәгъбан аеның күпчелек көннәрендә ураза тотканлыгы хәбәр ителә. Ураза тоту мәҗбүри булмаса да, әлеге гамәл безне Рамазан аена рухи һәм физик яктан әзерли.
Хөрмәтле дин кардәшләребез! Исегездә тотыгыз, бу айда эшләнә торган изге гамәлләрнең әҗере күпкә арта һәм күкләргә бернинди тоткарлыксыз күтәрелә. Шуңа күрә сезне күркәм эшләр, гыйбадәтләр һәм тәүбә догалары кылырга чакырам. Аллаһы Тәгалә әҗер-савапларын биреп, Аның рәхмәтенә һәм ярлыкавына ирешергә язса иде!

Комментарийлар