Логотип «Мәйдан» журналы

Татарстан мәктәпләрендә куркынычсызлык чараларын көчәйтәләр

Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы белем бирү оешмаларында куркынычсызлыкны тәэмин итү вазгыятен контрольдә тота. Фото: Татар-информ архивыннанТатарстан мәктәпләрендә балигъ булмаганнарга карата ку...

Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы белем бирү оешмаларында куркынычсызлыкны тәэмин итү вазгыятен контрольдә тота.
0dscf7080 Фото: Татар-информ архивыннан
Татарстан мәктәпләрендә балигъ булмаганнарга карата куркынычсызлык чараларын көчәйтү һәм җинаять гамәлләрен кисәтү буенча чаралар планы эшләнгән. Бу хакта “Татар-информ” агентлыгы хәбәрчесенә Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы матбугат хезмәтендә әйттеләр.
Агымдагы ел башында министрлык тарафыннан “Балигъ булмаганнарга карата куркынычсызлык чараларын көчәйтү һәм җинаять гамәлләрен кисәтү турындагы” боерык гамәлгә куелды.
“Бу документка нигезләнеп, республиканың мәгариф оешмалары җитәкчеләре уку учреждениеләренә пропуск режимын кертүне шәхси контрольгә алдылар. Шулай ук куркынычсызлык системасы күзәтелә. Моннан тыш, мәктәпләрдә хокук саклау органнары вәкилләре катнашында ата-аналар җыелышлары һәм укытучылар коллективлары киңәшмәләре үткәрелде. Укучылар өчен сыйныф сәгатьләре, куркынычсызлык дәресләре оештырылды. Психологлар балаларга экстремаль вазгыятьтә үзләрен ничек тотарга кирәклеген, җәмәгать урыннарында үзләрен ничек тотарга кирәклеген аңлаттылар”, - дип сөйләделәр матбугат хезмәтендә.
 
Татар-информ

 

Комментарийлар