Логотип «Мәйдан» журналы

Татарстан мәгарәләре турында китап авторы республиканың данлыклы мәгарәләре югалуын әйтте

Борынгы чыганакларда күрсәтелгән Татарстанда булган табигый мәгарәләрнең күбесе югалтылган. Бу хакта бүген “Пещеры и подземелья Татарстана» китабын тәкъдим иткәндә аның авторы Алексей Гунько сөйләде.К...

Борынгы чыганакларда күрсәтелгән Татарстанда булган табигый мәгарәләрнең күбесе югалтылган. Бу хакта бүген “Пещеры и подземелья Татарстана» китабын тәкъдим иткәндә аның авторы Алексей Гунько сөйләде.
9657
Казанда нибары 300 данә тираж белән Татарстан мәгарәләре һәм рудниклары турында китап басылып чыкты. Алексей Гуньконың “Пещеры и подземелья Татарстана» китабы бүген Казан университетының геология музеенда тәкъдим ителде. Автор Татарстан мәгарәләре һәм рудниклары буенча кыскача лекция сөйләде.


  • Татарстанда табигый һәм ясалма мәгарәләр бар. Ясалма дигәндә файдалы казылмалар алынган рудниклар күздә тотыла.


“Табигый мәгарәләр Идел яры буйлап Кама Тамагы районында урнашкан. Аның иң борынгы чыганакларда искә алынганы – Сөйки мәгарәсе. Ул бик популяр булган, бөтен юлкүрсәткечләрдә билгеләнгән. Язма чыганакларда Антоновка, Монастырь мәгарәләре дә тасвирлана. ХХ гасыр башында аларда фәнни тикшеренүләр дә үткәрелгән. Кызганыч, үткән гасырның илленче елларында Кама сусаклагычы күтәрелгәч алар су астында калган”, - ди автор.
Китапка Алексей Гуньконың Татарстан мәгарәләрен 20 еллык тикшеренүләре тупланган. Автор китапның алга таба зуррак тираж белән төсле рәсемнәр булган варианты чыгачагын вәгъдә итә.
Фото: Султан Исхаков

https://tatar-inform.tatar/news/2019/02/21/181342/

Комментарийлар