Логотип «Мәйдан» журналы

Татарстан кызы Ташкентта “MISS UNION FASHION 2018” бәйгесендә җиңгән

Язгы Нәүрүз бәйрәме алдыннан Үзбәкстанның Ташкент шәһәрендә беренче тапкыр Азия, Африка һәм Европа илләре вәкилләре арасында “MISS UNION FASHION 2018” халыкара бәйгесе узды, дип хәбәр итә Бөтендөнья т...

Язгы Нәүрүз бәйрәме алдыннан Үзбәкстанның Ташкент шәһәрендә беренче тапкыр Азия, Африка һәм Европа илләре вәкилләре арасында “MISS UNION FASHION 2018” халыкара бәйгесе узды, дип хәбәр итә Бөтендөнья татар конгрессы матбугат үзәге.
karina12 Фото://tatar-congress.org
20 мартта “Заркайнар” мода галереясендә узган бәйге “Miss Union” проектына нигез салучы, шулай ук “Gulnara Fashion” дизайнер компаниясен булдырган Гөлнара Мөхәмәдова тарафыннан оештырылган.
Бәйгедә катнашучылар үз ил традицияләренең, матурлыкның һәм дуслыкның бердәмлеген күрсәтә алган. Бәйге нәтиҗәсендә Казахстан вәкиле Җания Сайитдҗапар Гран-прига лаек булган.
karina24
 
Бер үк вакытта социаль челтәрләрдә (фейсбук һәм инстаграмда) онлайн-тавыш бирү барган. Биредә иң күп тавышны Татарстанны һәм Ташкент татар диаспорасын тәкъдим иткән Кристина Кәримова җыйган. Кристина Miss Online титулыннан тыш, Miss Photomodel булып та танылган.
karina1

Комментарийлар