Логотип «Мәйдан» журналы

Татарстан кырларына беренче тапкыр пилотсыз трактор чыкты

Татарстан кырларына беренче тапкыр махсус система белән җиһазланган пилотсыз трактор чыкты. Ул тракторчыдан башка эшли ала, әмма әлегә кабинада кеше утыра.Бу хакта махсус системалар эшли торган "Cogni...


Татарстан кырларына беренче тапкыр махсус система белән җиһазланган пилотсыз трактор чыкты. Ул тракторчыдан башка эшли ала, әмма әлегә кабинада кеше утыра.



cc03298fcd58ac1eccb425ee1d9dccac_XL
Бу хакта махсус системалар эшли торган "Cognitive Technologies" компаниясе президенты Ольга Ускова сөйләде, дип яза «Известия». "Әлеге авыл хуҗалыгы техникасының начар һава шартларында, төнге вакытта да ныклап эшли алуы җитди көндәшлек тудыра дигән сүз. Бүген трактор көнгә уртача алты сәгать эшли, калган вакытта техника тик тора", - дип билгеләп үтә Ольга Ускова. Аның сүзләренчә, хәзер төп бурыч - кыр шартларында яңа системаны камилләштерү. Ел ярымнан комплекс сату өчен әзер булырга тиеш. Техниканы Россия, Һиндстан, Кытай һәм Төркия базарларында сату планлаштырыла.

6d7a952f725be22fb6de38ad5450e5d7_L

Барлык программа-аппарат комплексының гомуми бәясе әлегә билгесез, әмма бу сумма трактор бәясенең 15 процентыннан артмаячак, дип хәбәр ителә.
Чыганак: http://shahrikazan.com/tt

Комментарийлар