Логотип «Мәйдан» журналы

Татарстан коткаручылары адашкан гөмбәчене тапкан

Кичә кич Татарстанның Мамадыш районында коткаручылар адашкан гөмбәчене эзләгән. Бу хакта Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе матбугат хезмәте җитәкчесе...

Кичә кич Татарстанның Мамадыш районында коткаручылар адашкан гөмбәчене эзләгән. Бу хакта Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе матбугат хезмәте җитәкчесе Андрей Родыгин хәбәр итә .

gribnik_sobiraet_gribi
58 яшьлек ир-ат Дегетле авылы тирәсендә урман эченә үк кергән һәм чыгар юлны таба алмаган.
Коткаручылар автомобильләрдә өч сәгать буе урман һәм кыр юлларын тикшергән. Алар урман буенча 50 км һәм кырлар буенча 10 км юл үткән. Нәтиҗәдә, Мамадыш районы Омар авылыннан 4 км ераклыкта гөмбәче табылган.
Аның хәле канәгатьләнерлек дип бәяләнгән.

Комментарийлар