Логотип «Мәйдан» журналы

Татарстан китап нәшрияты балалар бакчалары өчен татар шагыйрьләре плакатларын чыгарды

Татарстан китап нәшрияты татар әдәбияты шагыйрьләренең плакатларын нәшер итте. Алар татар телле балалар бакчаларына таратылачак. Әлеге проект Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов ярдәме һәм Татар те...

Татарстан китап нәшрияты татар әдәбияты шагыйрьләренең плакатларын нәшер итте. Алар татар телле балалар бакчаларына таратылачак. Әлеге проект Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов ярдәме һәм Татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре Комиссиясе инициативасы белән тормышка ашырыла. Комиссиягә нәшрият директоры Илдар Сәгъдәтшин да кертелгән.neshriyat
«Нәниләр өчен без татар әдәбияты классиклары сурәтләнгән матур, төсле плакатлар әзерләдек, анда аларның танылган шигырьләрен һәм персонажларын урнаштырдык, бу — Габдулла Тукай, Шәүкәт Галиев, Муса Җәлил, Әминә Бикчәнтәева, 3әкия Туфайлова кебек авторлар. Төп максаты — татар әдәбияты классикасы белән балалар бакчасыннан ук таныштыра башлау», — диде Татарстан китап нәшрияты директоры «Татар-информ» хәбәрчесенә.

Илдар Сәгъдәтшин бишәр комплект плакатларны республикадагы һәр балалар бакчасына таратылачагын әйтте. «Бу эш белән инде 3-4 ай шөгыльләнәбез. Авторлар комиссия әгъзалары тәкъдим иткән исемлектән чыгып төзелде. Исемлек өч биткә сузылды. Киләчәктә башка шәхесләрнең иҗатларын яктырткан плакатлар да әзерләнәчәк. Бу проект киләчәктә дә дәвам итәчәк, биш шәхес белән генә тукталмаячакбыз», — диде ул.
Плакатларга кечкенәдән үк балалар бакчаларында өйрәнелә торган кызыклы һәм җиңел дүртьюллыклар кертелгән. «Алар ярдәмендә бала танылган татар шагыйрьләре иҗаты белән таныша башлый. Плакатларның дизайны, якты төсләр, кызыклы формалар куллану — барысы да сабыйларның игътибарын җәлеп итәрлек итеп эшләнде», — диде директор.

Илдар Сәгъдәтшин сүзләренчә, татар балалар әдәбияты әсәрләрен сайлап алу өчен махсус фокус төркем булдырылган, ана мәктәпкәчә яшьтәге балалар белән эшләүче төрле белгечләр кергән. «Татарстан китап нәшриятында мондый типтагы плакатлар узган гасырда да эшләнгән һәм республика буенча таратылган. Балаларда кечкенәдән үк туган телгә, әдәбиятка мәхәббәт, ихтирам тәрбиялисебез килә», — диде ул.


Фото: Салават Камалетдинов 


https://tatar-inform.tatar/news/tatar_world/09-12-2020/tatarstan-kitap-n-shriyaty-balalar-bakchalary-chen-tatar-shagyyrl-re-plakatlaryn-chygardy-5791328

 
 

Комментарийлар