Логотип «Мәйдан» журналы

Татарстан китап нәшрияты Ашхабадта махсус диплом белән бүләкләнгән

Татарстан китап нәшрияты XI “Китап – ул хезмәттәшлек һәм алгарыш юлы” исемле Халыкара күргәзмә-ярминкәдә катнашкан. Татарстан китап нәшрияты генераль директоры Илдар Сәгъдәтшин төрекмән әкияте “Ак-пам...

Татарстан китап нәшрияты XI “Китап – ул хезмәттәшлек һәм алгарыш юлы” исемле Халыкара күргәзмә-ярминкәдә катнашкан.
Clipboard991
Татарстан китап нәшрияты генераль директоры Илдар Сәгъдәтшин төрекмән әкияте “Ак-памык” ны татар һәм рус телләрендә китап итеп нәшер иткәне өчен махсус диплом белән бүләкләнгән.
Әкият төрекмән теленнән татар теленә һәм татар теленнән рус теленә Татар китап нәшрияты редакторлары Айсылу Галиева һәм Энҗе Хөснетдинова тарафыннан тәрҗемә ителгән. “Әкиятне бастыруны фикерен безнең директор Илдар Сәгъдәтшин тәкъдим итте. Ул үткән ел Ашхабадка баргач, бу китапка тап булган”, - диде Айсылу Галиева.
Һәрбер халыкның милли әкиятләрендә үзләренең тормыш тәҗрибәсе, милли үзенчәлеге чагыла. “Оригиналда “Ак-Памык” әкиятенең морале бик кызык. Биредә явызлыкны бары явызлык белән генә җиңеп була дип бирелә, ләкин безнең вариантта әсәр кыскартылды һәм явызлыкны бары яхшылык кына җиңә ала дигән фикер үткәрелде”, - диде Айсылу Галиева.
Әкиятнең кыска тарихы Ак-Памык исемле кызның төрле маҗараларга тап булганын сурәтләүдән гыйбарәт, әмма татар теленә әкият кайбер кыскартылулар белән бирелә. Мәсәлән, кызның абыйларын малай туды дип алдалагач, алар Аллаһы Тәгаләгә бик нык үпкәли. “Шушы урында без әкиятнең оригиналыннан читләштек. Татар халкы өчен, ислам өчен Аллаһы Тәгаләгә үпкәләү мотивы кабул ителешле әйбер түгел. Икенче бер урында кыз үсә һәм 10 яшь чагында абыйлары барлыгын белгәч, аларны эзләп китә. Монда да без әкиятне үзгәрттек, чөнки әти-әни фатихасыннан башка өйдән чыгып китү бездә шулай ук кабул ителмәгән”, - ди Айсылу Галиева.
Clipboard968
Аның әйтүенчә, әкиятнең шактый рәхимсез урыннары төшереп калдырылган. “Без халык әкиятен редакцияли, үзгәртә алмыйбыз, шуңа күрә бары тик кайбер урыннарны төшереп калдырдык. Көнчыгышны өйрәнгән Эрберг 1953 елда ук бу әкиятне тәрҗемә итә, әмма ул әкияткә үзеннән үзгәртүләр кертә. Безнең тикшеренүләрдән соң, ул төрекмән оригиналына бик якын булып чыкты. Без дә оригиналдан китмәскә тырыштык һәм кайсыбер җирләрен төшереп кенә калдырыдык, әмма аннан әкиятнең сюжетына бернинди дә зыян килмәде”, - диде ул.
Әкияттә балалар өчен ят булган куркыныч урыннарга карата Айсылу Галиева татар халык әкиятләрендә дә мондый күренешләр шактый, диде. “Әкият кебек халыкның милли ядкаре матбугатта 0+ булып бара, әмма “Ак-Памык” әкиятенә без 12+ дип куйдык. Безнең милли халык авыз иҗатына килгәндә, диюнең башын кисеп төшерү, убырлы карчыкны үтерү урыннары бар. Мәсәлән, үтерелергә тиешле атның, әтәчнең минем фәлән әйбермне ал дип әйтеп калдырулары безнең әкиятләрдә дә шактый. Хәзер җәмгыятьтә нинди кануннар кабул ителсә дә, халык авыз иҗатында яшәүче әкиятләр бар һәм без аларны үзгәртә алмыйбыз”, - диде ул.
Тәрҗемә ясау өчен редакторлар иң элек Эрберг тәрҗемәсе белән таныша, анда үзгәрешләр барлыгын белгәч, төрекмән әкиятен оригиналда укый. “Шуннан мин туры төрекмән теленнән, ә Әнҗе Хөснетдинова татар теленнән рус теленә тәрҗемә итте. Шулай итеп, без Эрбергны кулланмый үз тәрҗемәбезне ясадык”, - диде Асылу Галиева.
Аның әйтүенчә, Төрекмәнстанда Татар китап нәшрияты тәрҗемәсен бик ошатканнар. “Төрекмәннәр үзләре дә берәр әкиятебезне аларның теленә тәрҗемә итеп җибәрүне сораганнар, әмма моны башкару өчен ике телне дә яхшы тоемлаган кеше табу кирәк. Төрекмән теленнән татарча тәрҗемә итү бер әйбер, ә татарчадан төрекмәнчәгә бөтенләй икенче”, - дип белдерде Айсылу Галиева.
 
Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Комментарийлар