Логотип «Мәйдан» журналы

Татарстан кибетләрендә хәләл болан ите сатыла башлый

Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең “Хәләл” стандартлар буенча комитеты Россиядә беренче тапкыр боланнарны хәләл юл белән чалып әзерләүне тормышка ашырды, дип хәбәр итә нәзарәтнең матбугат хезмәт...

Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең “Хәләл” стандартлар буенча комитеты Россиядә беренче тапкыр боланнарны хәләл юл белән чалып әзерләүне тормышка ашырды, дип хәбәр итә нәзарәтнең матбугат хезмәте. 
40401f
«Возрождение» ҖЧҖ тарафыннан кабул ителгән гариза нигезендә Комитет белгечләре боланнарны чалуны күзәтү өчен Ямал-Ненец автономияле округының Надым шәһәренә барды. Сәфәр барышында әлеге төбәктә хәләл продукцияне популярлаштыру һәм күзәтчелек буенча хезмәттәшлек турында килешү төзүгә ирешелде. «Возрождение» ҖЧҖ директоры Андрей Русаков кеше организмы өчен болан итенең сыер һәм сарык итләренә караганда өстенлекләре турында сөйләде. “Безнең боланнар ирекле йөреп үстереләләр, табигый азыклар белән тукланалар, өстәмә катнашмаларсыз үсеш гормоннары файдаланмыйча үстереләләр, – дип билгеләде ул. – Боланнар мүкләр, җиләкләр, лишайниклар белән тукланалар”.
ae3c36e141d1061c98cea9c7727943a9
Хайваннарны чалу шәригать кануннары буенча алып барыла, электр һәм башка чаралар файдаланылмый. Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең “Хәләл” стандартлар буенча комитеты белгечләре беренче тапкыр боланнарны хәләл юл белән чалу барышын җитәкләде.
Үзәкләшкән дини оешма – Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең “Хәләл” стандартлар буенча комитеты бәяләве буенча «Возрождение» җитештерүе “Хәләл” таләпләренә туры килә дип табылды һәм Комитетның “Хәләл” тамгасын куллану өчен рөхсәт бирелде.

Комментарийлар