Татарстан һәм Кытай борынгы мәчетне яңартачак
Татарстан президенты Рөстәм Миңнехановның кытай провинциясе Хэйлунцзян губернаторы Ваном Вэньтао белән очрашуында әлеге регионның башкаласы Харбинда урнашкан борынгы татар мәчетен яңарту мәcьәләсе күт...
Татарстан президенты Рөстәм Миңнехановның кытай провинциясе Хэйлунцзян губернаторы Ваном Вэньтао белән очрашуында әлеге регионның башкаласы Харбинда урнашкан борынгы татар мәчетен яңарту мәcьәләсе күтәрелде.
Фото: ТР Президенты матбугат хезмәте
"Харбинда XX гасыр башында татар эмигрантлары тарафыннан мәчеткә нигез салына. Ул хәзер дә урынында тора, ләкин бинага ремонт кирәк. Сез бу мәчетне тәртипкә китерсәгез һәм ремонт ясасагыз, без бик рәхмәтле булыр идек, господин губернатор. Безнең өчен әлеге мәчетне тарихи яктан теркәп кую бик мөһим", - дип мөрәҗәгать итте Рөстәм Миңнеханов кытай губернаторына.

Комментарийлар