Логотип «Мәйдан» журналы

Татарстан авыл хуҗалыгы чималы экспортын үстерергә планлаштыра

Татарстан 2024 елда 360 млн АКШ долларына азык-төлек товарлары һәм авыл хуҗалыгы чималы экспортын үстерергә ниятли. Бу хакта бүген Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Ришат Хәби...

Татарстан 2024 елда 360 млн АКШ долларына азык-төлек товарлары һәм авыл хуҗалыгы чималы экспортын үстерергә ниятли.

apples-490474_960_720


Бу хакта бүген Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Ришат Хәбипов Татарстан Дәүләт Советының Экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитеты һәм Авыл хуҗалыгын үстерү программасын гамәлгә ашыруны контрольдә тоту комиссиясенең уртак утырышында хәбәр итте.

“Без үз продукциябезне экспортка җибәрергә тиеш. 2024 елда авыл хуҗалыгы товарларын 360 млн долларга экспортларга ниятлибез. 2019 елда 308 млн АКШ долларыннан артык суммага азык-төлек товарларын һәм авыл хуҗалыгы чималын экспортлау планлаштырыла”, - диде ул.
Фото: https://pixabay.com/, gossov.tatarstan.ru

Комментарийлар