Логотип «Мәйдан» журналы

Татарстан аграрийлары азык-төлекне өйгә китереп бирә башлый

Дөньяда барлыкка килгән үзгәрешләргә бәйле рәвештә, Татарстан аграрийлары яңа форматта эшли башладылар. Кафе һәм рестораннар кебек алар да продуктларны өйгә китереп бирүгә күчәләр. Шундый эш режимына...



Дөньяда барлыкка килгән үзгәрешләргә бәйле рәвештә, Татарстан аграрийлары яңа форматта эшли башладылар. Кафе һәм рестораннар кебек алар да продуктларны өйгә китереп бирүгә күчәләр. Шундый эш режимына беренчеләрдән булып «Түбән Кама» кулланучылар кооперативы күчте. Бу турыда Татарстан Авыл зуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итте.



0125-1


«Яңа COVID-19 коронавирусы инфекциясен кертү һәм тарату куркынычын киметү буенча кертелгән чараларга, үз-үзеңне изоляцияләү буенча күрсәтмәләргә бәйле рәвештә, „Түбән Кама“ кулланучылар кооперативы 29 марттан чистартылган яшелчәләрне һәм тарткычтан чыгарылган итне (ит фаршын) өйгә китереп бирә башлады. Әлегә Чаллы шәһәреннән 2 гариза һәм Түбән Кама шәһәреннән 2 гариза алынды», — дип сөйләде кооператив идарәчесе Илдар Эгамбердиев.










Продуктларга, аерым алганда, бәрәңге, кәбестә, чөгендер, кишер, башлы суганга, яшелчәләрдән аш җыелмаларына, вакланган яшелчәләр һәм «А» категориясендәге ярымфабрикатларга заказларны әлегә Чаллы һәм Түбән Кама кешеләре генә заказ бирә ала, заказларны pknzk.ru сайты яки 8-800-700-87-71 телефоны аша бирергә мөмкин.




Илдар Эгамбердиев, элек «Түбән Кама» кулланучылар кооперативының продукциясе балаларны тукландыру оешмалары учреждениеләренә китерелә иде, учреждениеләр ябылуга бәйле рәвештә, предприятие югары сыйфатлы яшелчәләрне һәм ит продукциясен аерым кулланучыларга да китереп бирә башлады, дип аңлатты.


 
Фото: Александр Эшкинин

Татар-информ мәгълүмат агентлыгы

Комментарийлар