Логотип «Мәйдан» журналы

Татарча Азу (рецепт)

Ингредиентлар: -  Сыер ите (бозау ите) 500-600 гр.- Суган 300 гр.-  Тозлы кыяр 200 гр.-  Бәрәңге 1 кг.- Консервланган томатлар 1 банка.- Тоз, тәмләткечләр, 1 чәй калагы шикәр комы.Әзерләү:Итне, кыярны...

Ингредиентлар:
-  Сыер ите (бозау ите) 500-600 гр.
- Суган 300 гр.
-  Тозлы кыяр 200 гр.
-  Бәрәңге 1 кг.
- Консервланган томатлар 1 банка.
- Тоз, тәмләткечләр, 1 чәй калагы шикәр комы.
4b05a4512a
Әзерләү:
Итне, кыярны турыйбыз. Суганны ярымбоҗра итеп кисәбез. Бәрәңгене турап, крахмалы юылсын өчен, суга салып торабыз.
Итнең яртысын онда әвәлибез. Аннан итне бөтенесен кызган казанга салып, өч минут кыздырабыз. Аңа суган һәм кыярны өстибез. 3-5 минут кыздырырга. Шуннан соң помидорларны салабыз һәм бер стакан кайнаган су өстибез. Болгатып, 30-40 минутка пешерергә куябыз.
Ит пешкәнче, бәрәңгене кыздырып алырга.
40 минутлап узгач, иткә тоз, шикәр комы, лавр яфрагы, кара төелгән борыч, петрушка, базилик салырга.
(Суы калмаган булса, тагын өстәргә).
Бәрәңгене ит янына салабыз, болгатып, бәрәңге әзер булганчы пешерәбез (10 минут).
 
Ашларыгыз тәмле булсын!
 

Комментарийлар