Логотип «Мәйдан» журналы

Татар язучыларына «Мәдәнияттәге казанышлары өчен» билгесе тапшырылды

 Бер төркем татар язучылары һәм галимнәренә «Мәдәнияттәге казанышлары өчен» билгесе белән бүләкләнде. Аны Татарстан Республикасы мәдәният министры урынбасары Ленар Хәкимҗанов тапшырды.«2019 ел шактый...


 Бер төркем татар язучылары һәм галимнәренә «Мәдәнияттәге казанышлары өчен» билгесе белән бүләкләнде. Аны Татарстан Республикасы мәдәният министры урынбасары Ленар Хәкимҗанов тапшырды.


021

«2019 ел шактый уңышлы булды дип уйлыйм. Язучылар юбилеен уздырдык, китаплар басылып чыкты. Шуңа күрә дә язучыларга рәхмәт әйтеп үтәсем килә. Бергә күрешеп, аралашып эшләргә язсын», — диде ул.


Нәтиҗәле хезмәте һәм татар әдәбиятын үстерүгә лаеклы өлеш керткәне өчен Әлфәт Закирҗанов, Заһит Мәхмүди, Ләйлә Минһаҗева, Галиәхмәт Шаһиәхмәтов, Фирдәвес Зарифуллин Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының «Мәдәнияттәге казанышлары өчен» билгесе белән бүләкләнде.


Шулай ук, нәтиҗәле хезмәте һәм татар әдәбиятын үстерүгә лаеклы өлеш керткәне өчен язучылар Наил Шәрифуллин һәм Гөлнур Корбанова, шагыйрь Шәфыйкъ Иматдинов Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Мактау грамотасы белән бүләкләнде.

 
Фото: Рамил Гали

Автор: Зилә Мөбәрәкшина, Татар-информ мәгълүмат агентлыгы

Комментарийлар