Логотип «Мәйдан» журналы

Татар яшәсә, Тукай да, Җәлил һәм Алишлар да искә алыныр

Бүген Чаллыда Муса Җәлилнең тууына 111 ел тулу уңаеннан искә алу чарасы узды. Дистәләгән өлкән яшьтәге кешеләр  язучылар белән бергә бөек Җәлилне, аның көрәштәшләрен искә алырга килгәннәр иде. Мәктәп...

Бүген Чаллыда Муса Җәлилнең тууына 111 ел тулу уңаеннан искә алу чарасы узды.
chygysh-yasauchylarimg_0819
Дистәләгән өлкән яшьтәге кешеләр  язучылар белән бергә бөек Җәлилне, аның көрәштәшләрен искә алырга килгәннәр иде. Мәктәп укучыларының йөзәрләп килүләре дә Муса Җәлилнең онытылмавын, аның батырлыгын истә тотуларын күрсәтә торгандыр.
Чыгыш ясаучылар арасында “Без Тукаебыз, Җәлилебез һәм Алишларыбыз белән көчле. Телебезне саклый алсак, безнең бөек шәхесләребез дә онытылмас, алар үрнәк булыр”, дигән фикерләр әйтелде. Чыгышлардан соң җәмәгатьчелек, студентлар, мәктәп укучылары Җәлил һәйкәленә чәчәкләр салды. Шунысын да искәртик, быелгы чарада  Татьяна Гурьева җитәкчелегендәге “Коммунисты России” фиркасе вәкилләре дә дистәләп әләмнәр күтәреп торып катнашты. Алар да Муса Җәлил һәйкәленә чәчәкләр салды. Бәлки әйтер фикерләре дә булгандыр. Журналистлар белән аралашканда коммунистлар, “Муса, бәлки, беренче чиратта коммунист булгандыр, аннан инде шагыйрь, язучы һәм батыр булгандыр. Ул сугышка политрук буларак җибәрелә һәм инде әсирлеккә төшкәч тә, сынатмый”, - диделәр.
Чара Муса Җәлил хөрмәтенә бер минутлык тынлык белән тәмамланды.
jelilne-iske-alyrga-kiluchelerimg_0818
 

Комментарийлар