Логотип «Мәйдан» журналы

Татар халкының үсеш стратегиясен тормышка ашыруны махсус Үзәк контрольдә тотачак

Татар халкының үсеш стратегиясе кабул ителгәч, аның тормышка ашуын контрольдә тоту өчен махсус Үзәк оештырылачак. Бу хакта "Татар-информ"га биргән интервьюсында Татарстан Республикасы премьер-министры...

Татар халкының үсеш стратегиясе кабул ителгәч, аның тормышка ашуын контрольдә тоту өчен махсус Үзәк оештырылачак. Бу хакта "Татар-информ"га биргән интервьюсында Татарстан Республикасы премьер-министры урынбасары, Милли Шура рәисе Васил Шәйхразиев әйтте.
24.02.2019 - Обсуждение эскиза
"Стратегиянең тормышка ашуын контрольдә тотучы үзәк булырга тиеш. Без аны стратегияне кабул иткәч тә оештырырга тиешбез. Без оештырган яңа Үзәк, стратегиянең тормышка ашырылуына мониторинг ясап, бер, ике, өч елдан соң төп саннар буенча безгә отчет биреп торырга тиеш булачак",  - диде Васил Шәйхразиев.
Милли Шура рәисе әлеге Үзәкнең бәйсез булырга тиешлеген әйтте.
Интервьюның тулы вариантын иртәгә, 26 май көнне, "Интертат" электрон газетасыннан укып булачак.

  • Татар халкының үсеш стратегиясен кабул итү бурычын Бөтендөнья татар конгрессы алдына 2018 елда Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов куйды. Стратегиягә керергә тиешле мәсьәләләрне барлау өчен конгресс республика районнарында һәм Россия төбәкләрендә татар җәмәгатьчелеге белән фикерләшүләр оештырды, әзер тупланмаларны эскиз рәвешендә халыкка тәкъдим итте.



  • Хәзерге вакытта шул эскизлар нигезендә Татар халкының үсеш стратегиясе проекты эшләнә, ул 13 июнь көнне Бөтенроссия татар дин әһелләре форумында катнашучыларга, ә 15 июнь көнне Изге Болгар җыенында татар халкына тәкъдим ителәчәк. Стратегияне кабул итү 30 август, Татарстан Республикасы көненә планлаштырыла.


Фото: Салават Камалетдинов

https://tatar-inform.tatar/news/2019/05/25/186914/

Комментарийлар