Логотип «Мәйдан» журналы

Татар халкының милли үзенчәлеген саклау программасын финанслау ике тапкырга артты

Татарстан Мәдәният министрының беренче урынбасары Юлия Әдһәмова ТР Министрлар кабинетының 2020-2023 елга каралган «Татар халкының милли үзенчәлеген саклау» дәүләт программасын финанслау ике тапкырга а...



Татарстан Мәдәният министрының беренче урынбасары Юлия Әдһәмова ТР Министрлар кабинетының 2020-2023 елга каралган «Татар халкының милли үзенчәлеген саклау» дәүләт программасын финанслау ике тапкырга артканын әйтте. Бу хакта ул Татарстанда милләтара һәм конфессияара мөнәсәбәтләр мәсьәләләре буенча ведомствоара эш төркеме утырышында сөйләде.


404eeb3214230edd45119e51


«Әгәр 2014 елдан 2020 елга кадәрге программада финанслау 246 миллион сум булса, 2020 елдан 2023 елга кадәр исәпләнгән яңартылган программага 420 миллион сум бүленеп биреләчәк, бу — финанслауның еллык күләмен ике тапкырга артуы турында сөйли», — диде Юлия Әдһәмова.




Министр урынбасары әйтүенчә, программага барлыгы 85 чара кертелгән, шуларның 29ы — яңа өстәлгән чаралар.




«Программада Татарстанда һәм аннан читтә яшәүче татарларга ярдәм итү каралган. Мәсәлән, РФ төбәкләрендә иҗтимагый оешмаларга грант ярдәме күрсәтү, Татарстан һәм Россия төбәкләрендәге гомуми белем бирү оешмалары өчен татар теле һәм әдәбияты буенча укыту-методик комплектлар һәм уку әсбаплары сатып алу һ.б. Чаралар исемлеге министрлыклар һәм ТР Фәннәр Академиясе тәкъдимнәрен исәпкә алып формалаштырылды», — диде ул.




Юлия Әдһәмова сүзләренчә, тәкъдим ителгән яңа форма чараларда татар халык сәнгать һөнәрләрен популярлаштыру һәм мастер-класслар белән видеофильмнар чыгару, туристик маршрутлар булдыру, «Әпипә» Бөтенроссия телевизион татар халык биюе конкурсын уздыру, шул исәптән бию өйрәтү буенча мастер-класслар үткәрү каралган.




Яңа программаның төп максаты — Татарстан Республикасында һәм аннан читтә татар халкының милли үзенчәлеген саклап калу һәм ныгыту. Яңартылган программаның бурычы — татарларның тарихи-мәдәни мирасын өйрәнү, саклау һәм популярлаштыру, татар халкының туган телен, мәдәниятен һәм гореф-гадәтләрен саклап калу һәм үстерү, татар мәгълүмат һәм мәдәниятара багланышлар инфраструктурасын булдыру һәм үстерү.


 
Фото: Солтан Исхаков

https://tatar-inform.tatar/news/tatar_world/25-08-2020/tatar-halkyny-milli-zench-legen-saklau-programmasyn-finanslau-ike-tapkyrga-artty-5766095

Комментарийлар