Логотип «Мәйдан» журналы

Татар телле безнең балалар

Кая гына китеп яшәсәк тә,Тарта безне туган ягыбыз.Сагындыра авыл урамнары,Сагындыра бала чагыбыз. Туган як – ул олы юлның башы,Туган як – ул безнең җаныбыз.Чәчеп урмасак та, үзебезнеАвыл баласы д...

Кая гына китеп яшәсәк тә,
Тарта безне туган ягыбыз.
Сагындыра авыл урамнары,
Сагындыра бала чагыбыз.
 
Туган як – ул олы юлның башы,
Туган як – ул безнең җаныбыз.
Чәчеп урмасак та, үзебезне
Авыл баласы дип саныйбыз.
 
Әткәй-әнкәй исән-сау булганда
Туган якка кайту күңелле.
Тургайларның дәртле сайраулары
Җилкендереп тора күңелне.
 
Бәхет эзләп чыгып киткән җирдән
Йотты безне зур-зур калалар.
Йөзебез ак милләт каршысында –
Татар телле безнең балалар.
 

Галиәхмәт  ШАҺИӘХМӘТОВ


Фото: old.idel-tat.ru


«Мәйдан» №8, 2019 ел

Комментарийлар